Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Иминлек

45 берәмлек техника хәвефсезлек таләпләренә туры килүен раслады

Михайловка һәм Тойгелде авыл җирлекләрендә физик затларга караган транспорт чараларының еллык техник карау узды

Техник карауга барлыгы 45 берәмлек техника тәкъдим ителде. Тикшерү барышында аларның техник төзеклеге, янгын сүндерү чаралары, беренче ярдәм аптечкалары һәм аварияле туктау билгеләре белән тәэмин ителеше тикшерелде.

«Техник карау үткәргәндә машиналарның хәвефсезлек таләпләренә туры килүенә аерым игътибар бирелде. Аерым алганда, тормоз системасының, руль белән идарә итү механизмнарының, яктырту приборларының, йөреш өлешенең, тавыш сигналларының төзеклеге, тагылмаларда саклагыч чылбырларның (тросларның) булуы, техниканың теркәү мәгълүматларына туры килүе, шулай ук йөртүчеләрдә тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыгы булуы тикшерелде.

Моннан тыш, техниканы тәүлекнең караңгы вакытында хәвефсез файдалану мәсьәләләре каралды, хезмәтне саклау һәм эш башкарганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча инструктаж үткәрелде.

Тикшерүгә тәкъдим ителгән барлык техника төзек дип табылды. Аларга техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк», – дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсенең Мөслим муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Рәшит Кирамов.

Рәшит Кирамов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев