25 декабрьдән 11 гыйнварга кадәр республикада янгынга каршы махсус режим гамәлгә керә
Режим гамәлдә булган чорда III класслы пиротехниканы куллану тыела
25 декабрьдән 11 гыйнварга кадәр республикада янгынга каршы махсус режим гамәлгә керә. “Режим гамәлдә булган чорда III класслы пиротехниканы куллану тыела. Сәнәгать объектлары, автомобиль юлларыннан тыш транспорт инфраструктурасы, ягулык-энергетика комплексы чикләреннән – 500 метр, торак-коммуналь хуҗалык, авыл хуҗалыгы объектлары, кешеләр күп йөри торган урыннар, автомобиль юллары, шәхси һәм күпфатирлы йортлардан 30 метр ераклыкта пиротехник эшләнмәләр кулланырга ярамый”, – дип кисәтә Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Вильям Тайбактин.
Фото:Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев