Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Иминлек

“112” – мөһим һәм кирәкле хезмәт

Бердәм дежур диспетчерлык хезмәтендә биш кеше эшли. Быел 112 номерына 367 шалтырату кергән

– Россиядә ашыгыч оператив хезмәтләрне 112 бердәм номеры буенча чакыртырга була. Ул муниципаль берәмлекләрнең дежур-диспетчерлык, янгын сүндерү, гадәттән тыш хәлләр буенча җаваплы хезмәтләрен, полиция, ашыгыч ярдәм бүлеген, газ участогын берләштерә. Максат – ашыгыч ярдәм күрсәтү. Әлеге система муниципаль берәмлекләрнең бердәм дежур-диспетчерлык хезмәтләренә мәгълүмат бирү өчен дә уңайлы. Райондашларыбыз төрле гозерләр белән: ашыгыч ярдәм кирәк булса да, юл-транспорт һәлакәте теркәлсә дә, ут сүнсә, юллар кардан чистартылмаса да безгә шалтырата, – ди Миләүшә Вәҗетдинова.

112 номерына кергән һәр хәбәр буенча анализ ясала. Һәлакәтләр турында мәгълүмат ашыгыч ярдәм күрсәтү өчен хастаханәгә юллана. 112 номеры буенча мөрәҗәгать иткән затка күп очракта дистанцион психологик ярдәм дә кирәк була. “Мөрәҗәгать иткән кеше белән сөйләшкәндә, элемтә өзелсә, ул автомат рәвештә торгызыла”, – ди бердәм диспетчерлык хезмәтендә эшләүчеләр. Бердәм диспетчерлык хезмәте номеры ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәтләренең телефоннарын алыштырмый. Янгын булганда – 01 (кәрәзле телефоннан – 101), район эчке эшләр бүлегенә – 02 (102), медицина ярдәме кирәк булганда – 03 (103), газ хезмәтенә – 04 (104) номеры буенча шалтыратырга кирәк. Иң мөһиме – телефон булсын! Кәрәзле телефоннан 112 номерын телефонда акча булмаса да җыярга мөмкин. Хәтта элемтә булмаган урыннан да хәбәр килә.

– Берәр хәлгә юлыкканда, үч иткәндәй, кирәкле номер тиз генә искә төшми. “112” хезмәте бик тиз һәм оператив эшли, дип беләм. Үземнең дә авыр хәлгә юлыкканым булды: оныгым фатирда бикләнеп калды. Сабыйның елавын ишетеп тә ярдәм итә алмыйча гаҗиз булдым. Ишек артыннан юату булышмагач, 112 номерына шалтыраттым. Тиз арада килеп, проблеманы чиштеләр, – ди райондашыбыз Айсылу Хәлимова.

Бу хезмәтнең ТР Президент Департаментының эчке сәясәте мәсьәләләре, Юллар идарәсе һәм транспорт министрлыгының мәктәп автобуслары һәм районара пассажирлар ташу хезмәте, “Ышаныч” социаль үзәге белән дә элемтәләре ныклы. Шалтыратуларны хезмәт тәүлек әйләнәсе кабул итә. Русча белмәгән кеше шалтыратса, операторлар хәбәрне татар, рус, инглиз телләрендә кабул итеп, эшкәртә ала.

Бердәм дежур диспетчерлык хезмәтендә эшләүчеләр хәбәр итүенчә, 112 телефонына шаярып шалтыратучылар да бар. Ә бит бу арада кемгәдер, чыннан да, ярдәм кирәк булуы ихтимал!

– Экстрен хезмәтләргә балаларның да йомышы төшә. Бала үзенең һәм әти-әнисенең исемен, өй адресын һәм телефонын белергә тиеш. Бу номерны уен максатында кулланырга кирәкми. “112” хезмәте гомергә куркыныч янаганда ярдәмгә килә, – ди белгечләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев