Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Игелек

Бүген райондашларыбыз махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм илтеп кайткан егетләребезне каршы алды

Егетләребезгә МХО башлангач, 23 тапкыр гуманитар ярдәм илтү оештырылды

Бу баруда солдатларга шактый күп техникалар – алты данә арбалы мотоцикл, Днерп-Планета мотоцикллары, “Нива” машинасы, җиңел машинага тагылмалы прицеп, мичләр, караватлар, окоп шәмнәре, маскировка челтәрләре, тәгәрмәчләр һәм башка бик күп яраклар алып бардылар. Әтиле-уллы Фарраховларның МХО зонасына унынчы тапкыр барулары булса, волонтер Рүзәл Минһаҗевның 23 нче тапкыр гуманитар ярдәм илтүдә катнашуы.
Батыр егетләрне үзәк мәйданда район активы, оешма-предприятие коллективлары, мөслимлеләр каршы алды. Флаглар җилфердәтеп, колонна булып үзәк урамга килеп кергән машиналарны район халкы шатлыклы күз яшьләре белән каршы алды.
– Хәрби операциядә катнашучы һәркем безне, безнең илне яклый. Шуңа күрә андагы һәркемгә булышу – безнең бурыч. Игелекле ярдәм дәвамлы булсын, ярдәм җыюда катнашкан һәркемгә саваплары кайтсын! – диде район башлыгы Альберт Хуҗин.

Лилия Шәймиева фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев