Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Тарихи дата билгеләп үтелде

Мөслим интернат-йортында Дмитрий Донскойга багышланган чара уздырылды.


Мөслим интернат-йортында илебез тарихында истәлекле дата - бөек кенәз Дмитрий Донской җитәкчелегендәге рус полкларының Куликов сугышында монгол-татар гаскәрләрен җиңүен билгеләп үттеләр.
Социаль хезмәтләрдән файдаланучы Фәрит Карамуллин  ул вакыттагы тарихи вакыйгалар турында кызыклы әңгәмә үткәрде. Алтын Урдага каршы беренче кораллы күтәрелеш, рус гаскәрләренең сугышка әзерләнүе, сугыш барышы, аларның җиңүләре турында сөйләде һәм хикәя ахырында «Дмитрий Донской» исеме астындагы презентациясен күрсәтте. Фәрит абый тарих белән кызыксына, күп укый, күп тарихи фактларны белә, компьютерда эшләүне дә үзләштерү аның өчен бик файдалы булды.
Социаль хезмәтләрдән файдаланучылар ата-бабаларыбызның батырлыклары өчен горурлык хисләре кичерделәр.

Фото - Мөслим интернат-йорты архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев