Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

«Тәрбия мәктәбе»нең чираттагы укуы

«Тәрбия мәктәбе» программасын гамәлгә ашыру кысаларында персоналны укыту дәвам итә.


Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында "Тәрбия мәктәбе" программасын гамәлгә ашыру кысаларында персоналны укыту дәвам итә. 26 март көнне  "Маяк" халыкка социаль хезмәт күрсәтүнең комплекслы үзәге шәфкать туташы Гөлфия Җиһангирова. "Озакка сузылган урын-җирдә яту белән бәйле авыруларны профилактикалау" темасына дәрес үткәрде.
- Белгеч билгеләп үткәнчә, хәрәкәтсезлек тире, кан тамырлары, сулыш органнары, ашказаны-эчәк тракты, буыннар, сөяк-мускуллар, сидек юллары һәм нерв системалары проблемалары белән бәйле җитди икенчел авырулар китереп чыгарырга мөмкин. Әмма озак ятак режимында, бигрәк тә өлкән яшьтәге кешеләрдә барлыкка килергә мөмкин булган проблемаларны тиешле тәрбия ярдәмендә булдырмый калырга мөмкин. Дәрестә катнашучыларга вакытында профилактик чаралар уздыру тәртибе, махсус һәм ярдәмче чаралар куллану ысуллары турында мәгълүмат тәкъдим ителде, - дип язалар картлар һәм инвалидлар интернат-йортыннан.

Фото - картлар һәм инвалидлар интернат-йортыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев