Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Сукбай этләрне аулыйлар

Хуҗасыз калып урамнарда йөргән кыргыйланган этләр бала-чагага гына түгел, өлкәннәр өчен дә куркыныч тудыралар.

Башкарма комитетка хуҗасыз этләр мәсьәләсе буенча кергән мөрәҗагатьләр буенча даими эш алып барыла.

- Ике атна эчендә 2 тапкыр эт тотучылар килде. 13 сукбай эт Бөгелмә шәһәре питомнигына озатылды.
Хуҗасыз калган этләрне тоту җиңел эш түгел. Аларда сиземләү бик көчле. Әлеге хезмәткәрләр Мөслимгә керүгә сукбай этләр качышып бетә, дисәм дә, ялган булмас. Әле тотасы этләр бар. Моның өстедә эшлибез,- дип хәбәр итә Мөслим авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Марат Байрханов

Фото - администрациянең матбугат хезмәтеннән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

1

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев