Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Шагыйрьне искә алу кичәсе

Картлар һәм инвалидлар интернат-йортында шагыйрьне искә алу кичәсе оештырдылар.


Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортының ”Әдәби кунакханә” клубында катнашучылар, билгеле рус совет шагыйре, прозаик, сценарист, режиссер, публицист, актер Евгений Александрович Евтушенконың 90 еллыгын искә алдылар. Мәдәни чаралар оештыручы Азия Заһидуллина аның гаиләсе, әти-әнисе, иҗат һәм тормыш юллары, дуслары һәм яраткан хатын-кызлары, балалары турында сөйләде. Күпләр өчен "Со мною вот что происходит", "Бежит река", "Хотят ли русские войны", "А снег идёт", "Чертово колесо" һәм башка шундый искиткеч җырларның авторы - нәкъ менә Евгений Евтушенко булуы зур ачыш булды. Олы яшьтәге кешеләр шагыйрьнең искиткеч тормышчан шигырьләрен һәм шигырьләренә язылган җырларын таң калып, яратып тыңладылар, - дип хәбәр итәләр картлар һәм инвалидлар интернат-йортыннан.

Фото - картлар һәм инвалидлар интернат-йорты архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев