Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Шагыйрь Маяковскийны искә алу кичәсе

Картлар һәм инвалидлар интернат-йортында «Әдәби кунакханә” клубы кысаларында кичә уздырылды.

 Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында шагыйрь, футурист, узган гасырның танылган язучысы, киносценарист, драматург, режиссер, актер, рәссам Владимир Маяковскийның тууына 130 ел тулуны билгеләп үттеләр. Истәлекле дата уңаеннан  китапханәдә «Әдәби кунакханә” клубы кысаларында кызыклы чара уздырылды. Оештыручы Азия Заһидуллина  Маяковскийның тормышы һәм иҗаты турында сөйләде. Өлкәннәр шагыйрьнең балачагы, яшүсмер еллары, иҗаты һәм шәхси тормышы белән таныштылар.
Социаль хезмәтләрдән файдаланучы Рафаэль Йосыпов шагыйрьнең  төрле чорларда иҗат ителгән шигырьләрен яттан укыды.
Очрашу бик файдалы һәм кызыклы үтте, - дип хәбәр итәләр картлар һәм инвалидлар интернат-йортыннан.

Фото - картлар һәм инвалидлар интернат-йорты архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев