Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Россия Президенты: Махсус операциядә катнашучыларга эшкә урнашуда ярдәм итәчәкләр

Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 2024 елдан, балага яшь ярым тулганчы, әнигә пособие түләнәчәк,

Бала туганнан соң эшкә чыгучы хатын-кызлар 2024 елдан, балага яшь ярым тулганчы, аңа пособие алачак, махсус хәрби операциядә катнашучыларга исә квалификацияләрен күтәрүдә, яңа һөнәр үзләштерүдә һәм эшкә урнашуда ярдәм итәчәкләр. РФ Президенты Владимир Путин шулай дип белдерде. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Хезмәт базарын үстерү буенча чаралар демография өлкәсендә безнең адымнарны алга таба да ныгытачак. Моның өчен декрет ялындагы хатын-кызларның квалификациясен күтәрү программасын гамәлгә ашырабыз, ә 2024 елдан, хатын-кыз эшкә чыккан очракта, гаилә, яшь ярым тулганчы, балага пособие алуын дәвам итәчәк", - дип искәртте дәүләт башлыгы Бөек Новгородта узган Дәүләт Советы президиумының киңәйтелгән утырышында.

"Ветераннарга ярдәм күрсәтү кебек мөһим мәсьәлә турында аерым әйтәсем килә. Шул исәптән квалификацияләрен күтәрү, яңа һөнәр үзләштерү, эшкә урнашу, үз эшләрен оештыру җәһәтеннән дә. Боларның барысы да "Ватанны саклаучылар" махсус дәүләт фондының бурычлары", - дип өстәде ул..

Путин фондның бүлекләре Федерациянең барлык субъектларында да актив эшләве һәм темпларын арттырачагына ышаныч белдерде.

Россия Украинада махсус хәрби операцияне 2022 елның 24 февраленнән бирле үткәрә, аның инициаторы - РФ Президенты Владимир Путин. Россия Хөкүмәтендә күп тапкырлар белдерүләренчә, махсус операция тиешле максатка ирешкәнче дәвам итәчәк.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/rossiya-prezidenty-maxsus-operaciyada-katnasucylarga-eska-urnasuda-yardam-itacaklar-5876729

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев