Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Россия Герое Рәсим Баксиков: Ватаныбызның тыныч тормышта яшәвен күрергә телибез

Рәсим Баксиков Казанда узган XI «Наше время — Безнең заман» эшләүче яшьләр иҗат фестиваленең зона этабы гала-концертында булды.

Россия Герое - өлкән лейтенант Рәсим Баксиков Казанда узган  XI «Наше время — Безнең заман» эшләүче яшьләр иҗат фестиваленең зона этабы гала-концертында булды. Оештыручыларның үтенече белән ул кичә ахырында тамашачыларга мөрәҗәгать итте.

"Бүген без биредә күргән әйберләр хәйран калырлык. Алар профессиональ актерлар да, артистлар да түгел, алар - оешма-предприятиеләрдә эшләүче яшьләр",  -дигән бәя бирде Герой.

"Шуны әйтәсем килә - әлегә мондый егет-кызлар үз атмосферасын тудыра икән, безгә җиңелрәк булачак. Чөнки без Ватаныбызның тыныч, мәдәни тормыш белән яшәвен күрергә телибез", - дип искәртте Рәсим Баксиков

Искәртеп үтик, Монолит кушаматлы өлкән лейтенант Рәсим Баксиков - "Дед Мороз" кушаматлы танк экипажы әгъзаларыннын берсе. Экипаж җәен Украина Кораллы көчләре колоннасы һөҗүмен уңышлы кире кайтаруда катнашты. Шуның өчен аның барлык әгъзалары да Россия Герое исеменә лаек булды.

  • Махсус хәрби операция РФ Президенты Владимир Путин карары белән 2022 елның 24 февраленнән бирле үткәрелә. РФ Хөкүмәтендә күп тапкырлар белдерүләренчә, махсус операция тиешле максатларга (шул исәптән Россия иминлеген тәэмин итә торган шартлар тудыру) ирешкәнче дәвам итәчәк.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/rossiya-geroe-rasim-baksikov-vatanybyznyn-tynyc-tormysta-yasaven-kurerga-telibez-5878050

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев