Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Мөслим политехника техникумында имтихан узды

Машина йөртү хокукы бирә торган таныклыклар алдылар.

Мөслим политехника техникумында тракторлар һәм үзъйөрешле машиналар йөртү хокукы бирә торган таныклыклар алу өчен имтихан үтте.

Заявка нигезендә имтиханга барлыгы 41 кандидат кертелде. Техникум “B” “C” “E” “F” категориялэре буенча укыта. 35 студент политехника техникумының көндезге бүлегендә һәм 6 кандидат кичке булектә укыган.

Имтиханга 3 ир-егет килмәделәр. 28 кандидат теория һәм практика өлешен уңышлы гына тапшырып, таныклык алу хокукына ия булдылар. Имтиханнарны бирә алмаганнарга 7 көннән соң кабат тапшырырга мөмкинлек тудырыла.

 

 

Рәшит Кирамов –Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелегенең Мөслим муниципаль районы буенча бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

Р.Кирамов фотолары

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев