Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Изү тегәргә өйрәнделәр

Мөслим политехник техникумы студентлары «Пушкин картасы» проекты кысаларында мастер-класста катнаштылар.

«Пушкин картасы» проекты кысаларында үзәк китапханә хезмәткәрләре лицей укытучылары белән берлектә Мөслим политехник техникумының 1 һәм 2 курс студентлары өчен «Борынгы мирас: хатын-кыз күкрәкчәсе - изү» мастер-классы уздырды. Мастер-класс башланыр алдыннан Ләйсән Яхина  балаларга хатын-кыз киемнәре турында сөйләде. Күкрәкчәләрне тегү өчен фетр, энҗе, тәңкәләр, декоратив тасмалар һәм тыгыз тукыма кирәк. Мастер-класста һәр студент үз куллары белән эшләп карады. Моннан тыш, чарада катнашучылар осталык нигезләрен өйрәнделәр, костюм тарихы, традицияләр һәм йолалар белән таныштылар, орнамент үрнәкләренең мәгънәләрен белделәр, - дип хәбәр итәләр үзәк китапханәдән.

Фотолар - район үзәк китапханәсеннән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев