Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Мөсәвия апага 95 яшь!

Тойгельде авылында гомер итүче тыл һәм хезмәт ветераны Мөсәвия апага 95 яшь тулды!

Тойгелде авылында гомер итүче Сибгатуллина Мөсәвия апа Хафиз кызына 95 яшь! 

Аны олуг юбилее белән район башлыгы Альберт Хуҗин тәбрикләде, Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын җиткерде һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Мөсәвия апа хезмәт кешесе, аның өлешенә торф чыгару да, шахта, ферма эше дә төшә. Тормыш иптәше белән ике кыз, бер ул тәрбияләп үстерәләр.

Юбилярыбыз әле дә хәрәкәттә, “Хезмәт кешене үтерми, чир үтерә. Эштән курыкмагыз, яратып эшләгәндә бик җиңел ул!”- ди Мөсәвия апа. Бик мәгънәле сүзләр. Исәнлек-саулык телибез үзенә!

Фото - администрациянең матбугат хезмәте архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев