Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

«Космоска юл » - батырлык дәресендә

Мәктәптән тыш эшләр үзәгендә шөгыльләнүче укучылар балалар китапханәсендә булдылар.

Мәктәптән тыш эшләр үзәге берләшмәләренә  йөрүче укучылар Үзәк балалар китапханәсендә космонавтика көненә багышланган "Космоска юл "  батырлык дәресендә булдылар.
12 апрель - Юрий  Гагаринның дөньяда беренче тапкыр ачык космоска очкан көне, космонавтика көне итеп билгеләп узыла.
Укучылар Юрий Гагаринның балачак һәм яшүсмер еллары турында белделәр, аның биографиясе, Бөек Ватан сугышы елларындагы гаиләсе тормышы турында таныштылар.
Чара ахырында балалар "Сорау - җавап" викторинада катнашып, китапханә белән якыннан танышып, яхшы кәеф белән таралыштылар, - дип язалар мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән.

Фото -  мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев