Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Колорадо коңгызы турында

Колорадо коңгызы безнең республикага 1973 елда Краснодар краеннан чөгендер орлыгы һәм салам белән килде, ике елдан соң барлык районнарга таралды.

 Колорадо коңгызы бәрәңгедән бушаган җир туфрагында кышлый. Яз көне соң гына, җир 14-15 градуска җылынгач кына өскә чыга. by бәрәңге шытымнары күренә башлаган чорга туры килә. Коңгызлар азык эзләп 50 километрга кадәр оча алалар. Алар көндезге сәгатьләрдә кояш нурларын сипкәндә һәм температура 20 градустан югары булганда очалар.

Азыксыз Колорадо коңгызы 60-70 көн яшәргә мөмкин. Ә кайберләре 150 көн ашамый торып та исән кала.

Коңгызларның туфрактан күпләп чыгу вакыты 20-25 көн дәвам итә. Әмма бер өлеше киләсе елның язына кадәр кала. Алар көндез дә, төнлә дә ашый. 25 градус туклану өчен оптималь температура булып санала.

Йомырканы коңгызлар яздан алып көзгә кадәр, нигездә, бәрәңгенең эре яфраклары­на сала. Алар бик тиз үрчи, уртача 500-800 йомырка салалар. Кайберләре 1000-2000 гә җиткерә ала.

Йомыркадан чыккан личинкалар (кортлар) шул "туган" урыннары тирәсендә туклана. Үсә төшкән кортлар яфракның сусыл өлешен генә ашап калмый, ә бәлки бәрәңгенең сабагын да ашый. Аннары личинкаларның ашаулары кими. 20-25 көн ашаганнан соң личинкалар курчакка әйләнү өчен 5-15 сантиметр тирәнлектә туфракка керә. Әгәр дә туфрак артык дымлы яки бик коры икән, алар аның өстендә курчакка әйләнәләр. Тыгыз балчыксыман туфракта личинкаларның 70 процентына кадәресе 2-6 сантиметр тир­әнлектә яши, көпшәк һәм йомшак туфракта 18-25 сантиметр тирәнлеккә китәргә мөм­кин. Курчакка әйләнү алды чоры 3-1/ көнгә, ә курчак фазы - 6-15 көнгә сузыла. Әгәр температура 20 градус икән, курчакка әйләнү фазасы - 5-9 көн, курчак фазасы 9-1 и көн дәвам итә. Температура 25-27 градус вакытта курчак фазасы өчен 5-6 көн дә җитә. Курчактан яшь коңгызлар чыга.

Колорадо коңгызына каршы теп чараларның берсе - химик алым. Аның нәтиҗәлелеге агулы химикатларны дөрес сайлап алуга, аларны куллану нормасы­на', файдалану срокларына, эшкәртү ешлыгына һәм һава шартларына бәйле. Чәчүлек­ләрне личинкаларның күпләп барлыкка килү, аларның 10-20 данә булып, һәр төпнең 5- 10 процентында күренү чорында эшкәртү максатка яраклы.

Кышлап чыккан коңгызларның туймас тамак икәнлеген (алар личинкаларга караган­да яшел массаны 10 тапкыр күбрәк ашый) исәпкә алып, иртәрәк утыртылган бәрәңге җирләрен эшкәртү вакытын кулдан ычкындырмаска кирәк.

Әмма шуны истән чыгарырга ярамый: агулы химикатлар кешеләр, терлекләр, кош­лар һәм умарта кортлары өчен куркынычлы. Шуңа күрә аларны кулланганда саклык чаралары күрү кирәк.

Наилә Сәлахова фотосы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев