Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Картлар һәм инвалидлар интернат-йортында очрашу

Мөслимнең имам-мөхтәсибе өлкәннәр белән очрашты.

Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин белән тәрбия-әхлакый әңгәмә узды.
Мөслим районы имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин Мөслим авылындагы инвалидлар һәм картлар интернат-йортында өлкәннәр белән очрашты. Чара Изге Коръәннән аятьләр уку белән башланды.
Очрашу барышында Илгиз хәзрәт Ислам нигезләре, җомга көне фазиләтләре турында вәгазь сөйләде, хаҗ кылуның тәэсирләре белән уртаклашты, барлык катнашучыларга изге су-зәмзәм тәкъдим итте, күп санлы сорауларга җавап бирде.
Мондый очрашулар,өлкәннәрнең психоэмоциональ халәтен күтәрергә, әхлакны ныгытырга һәм үз гамәлләрен даими анализларга ярдәм итә.

Фотолар - картлар һәм инвалидлар интернат-йорты архивыннан


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев