Юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау атнасы
ЯҢАЛЫКЛАР

Юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау атнасы

Автомобиль белән бәйле фаҗигаләрне киметү максатыннан.

Бөтенроссия юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атналыгы бара, ул 18- 22 сентябрьгә кадәр дәвам итә.

Программа кысаларында ел саен аудитория артып тора, актуальләшә бара. Чараның төп максаты - юл хәрәкәтендә катнашкан балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү, алар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау, автомобиль белән бәйле фаҗигаләрне киметү.

Мөслим районында 1 нче сыйныфка укырга кергән барлык балаларга да Мөслим эмблемасы төшерелгән яктылык кайтарта торган (светоотражающий) значоклар таратылды.

 Бөтенроссия куркынычсызлык атнасын оештыручылар - Россия Дәүләт автоинспекциясе һәм Россия Мәгариф министрлыгы.

Фото - мәктәптән тыш эшләр үзәге архивыннан

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев