Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

«Яшь аваз” номинациясе җиңүчесе

“Яңа бишек җыры” онлайн конкурсының йомгаклау кичәсе булып узды.

14 июнь көнне Казан шәһәренең Әл-Мәрҗани мәчетендә “Яңа бишек җыры” онлайн конкурсының йомгаклау кичәсе булып узды.

Бәйгедә 600 дән артык конкурсант катнашты. Шулар арасында Мөслимнең "Ләйсән" балалар бакчасында тәрбияләнүче Амелия Гыйльфанова җиңү яулады.

Ул “Яшь аваз” номинациясендә “Булачак әни” җыры белән чыгыш ясады һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының, Ш.Мәрҗәни исемендәге мәдәният үзәгенең 2 нче дәрәҗә дипломы белән бүләкләнде.

Амелияның җитәкчесе - көй авторы -  Лилия Заянова, җырның сүзләрен Айсылу Латыйпова.иҗат иткән

 Л.Заянова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев