Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Бөтенроссия авыл укытучылары съездында катнашты

5-6 октябрь көннәрендә Мәскәүдә педагог һәм остаз елы кысаларында VII Бөтенроссия авыл укытучылары съезды узды.

 Съезд чаралары илнең бердәм белем бирү киңлеген ныгытуга, педагогик тәҗрибә алмашуга, авыл укытучыларының һөнәри осталыгын үстерүгә һәм ярдәм итүгә, шулай ук укытучы һөнәренең абруен күтәрүгә юнәлдерелгән иде.
Съездда авыл җирлегендә урнашкан мәктәп педагоглары, һөнәри конкурслар һәм олимпиадалар җиңүчеләре, призерлары һәм лауреатлары, авыл укытучыларының иҗтимагый берләшмәләре һәм Россия Федерациясе халык мәгарифе һәм фән хезмәткәрләренең һөнәри берлеге вәкилләре катнашты.

- Мөслим районыннан съездда  "Сәламәтлекләре чикле балалар белән эшләүче  гомуми белем бирү учреждениесенең иң яхшы педагогы" конкурсы җиңүчесе, өйдә укыту педагогы Алия Нафикова катнашты, - дип хәбәр итәләр Түбән Табын интернат-мәктәбеннән.

Фото - Түбән Табын интернат-мәктәбеннән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев