Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Билгесез Солдат көне уңаеннан очрашу

Мөслим лицеенда район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре искә алу сәгате оештырдылар.

2014 елның 29 октябрендә Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин Россиядә 3 декабрьдә яңа истәлекле дата -  Билгесез Солдат көнен билгеләп үтү турында законга кул куйды.
- Шушы  истәлекле дата алдыннан Мөслим лицееның 7, 8 сыйныф укучылары өчен район үзәк китапханә хезмәткәрләре «Исемең билгесез, батырлыгың үлемсез» дип аталган искә алу сәгате үткәрде. Китапханәче бу истәлекле датаның тарихы һәм аның әһәмияте турында искә төшерде.  Совет халкының үлемсез батырлыгы һәм сугыштан кайтмаганнар турында сөйләде. Билгесез солдат каберен булдыру тарихы турында искәртеп, мемориалны булдыру  турында тарихи видеоролик күрсәтелде. Чара ахырында балалар китап күргәзмәсендә сугыш турында китаплар белән таныштылар һәм хәрби тематикадагы китапларга  күзәтү тыңладылар, - дип хәбәр итәләр район үзәк китапханәсеннән.

Фотолар - район үзәк китапханәсеннән

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев