Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Китапханәчеләр интернат-йортта кичә уздырдылар

Михаил Лермонтов тормышына багышланган чараны өлкәннәр җылы кабул иттеләр.

Мөслимнең картлар һәм инвалидлар  интернат-йортында үзәк китапханә хезмәткәрләре «Лермонтов шигърияте көне»н уздырдылар. Чара башында китапханә хезмәткәре  Михаил Лермонтовның  шушы көннәрдә туган көне булуы хакында искәртеп узды. Михаил Юрьевич шагыйрь генә түгел, ә философ та, талантлы рәссам дә булган, музыка да язган, фортепианода, скрипкада, флейтада уйнаган,  шахматчы буларак сирәк очрый торган сәләткә дә ия булган. Моннан тыш, Кавказ сугышларында катнашкан батыр офицер да була. Өлкәннәр бөек классикның  әсәрләре буенча төзелгән викторинада катнаштылар. Чара азагында шагыйрьнең   шигырьләрен  укыдылар, - дип язалар үзәк китапханәдән.

Фото  - үзәк китапханәдән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев