Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Вакытында хезмәт хакын түләмәгән оешма җитәкчеләренә карата эш кузгатылды

Прокуратура тарафыннан җаваплылыгы чикләнгән "Органик-групп Урожай" җәмгыятендә һәм "Төзекләндерү һәм яшелләндерү" оешмасында хезмәт кануннары үтәлеше тикшерелде.

Гражданнарның мөрәҗәгатьләре нигезендә район прокуратурасы тарафыннан оешмаларда хезмәт хакы түләү буенча хезмәт кануннары үтәлеше тикшерелде.

РФ Хезмәт кодексының 136 маддәсе нигезендә хезмәт хакы кимендә айга ике тапкыр, оешманың эчке тәртип кагыйдәләрендә, коллектив килешүдә, хезмәт килешүендә каралган көндә түләнергә тиеш.

РФ Хезмәт кодексының 140 маддәсе нигезендә хезмәт килешүе туктатылганда, эш бирүче тарафыннан хезмәткәргә тиешле акча хезмәткәр эштән азат ителгән көнне түләнергә тиеш. Әгәр хезмәткәр эштән азат ителгән көнне эшләмәсә, тиешле акча расчет турында таләп куелганнан соң икенче көннән дә калмыйча бирелергә тиеш.

Әмма тикшерү вакытында җаваплылыгы чикләнгән "Органик-групп Урожай" җәмгыятендә һәм "Төзекләндерү һәм яшелләндерү" оешмасында эшчеләргә хезмәт хакы бирү буенча бурычлары бар икәне һәм эштән азат ителгәннәргә үз вакытында исәп-хисап ясалмавы ачыкланды.

Ачыкланган тәртип бозулар нигезендә район прокуратурасы тарафыннан мировой судка хезмәт хакы алмаган затлар мәнфәгатен кайгырту йөзеннән хөкем карары чыгару турында гариза җибәрелде.

Моннан тыш, җаваплылыгы чикләнгән "Органик - групп Урожай" җәмгыяте җитәкчесе Илфар Халиковка һәм "Төзекләндерү һәм яшелләндерү" оешмасы директоры Илдар Шәмсетдиновка карата РФ Административ хокук бозулар турындагы Кодексның 5.27 маддәсе 1 бүлеге нигезендә административ эш кузгатылды.

Күрсәтелгән административ эшләр ТР Дәүләт хезмәт инспекциясендә каралуда.

Район прокуратурасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев