Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Уңыш – мулдан

“Август-Мөслим” агрофирмасында техник культураларны урып-җыюга керештеләр.

Рапс техник культуралар исәбендә йөри. Аның орлыгыннан азык-төлек һәм производство өлкәсендә куллану өчен май алына. Үсемлек составында май көнбагышныкыннан да күбрәк. Рапсның 50 процентын – май, 30 процентын – аксым, 25 процентын азотсыз матдәләр тәшкил итә. 
“Август-Мөслим” агрофирмасының Елгабаш бүлекчәсендә рапсны 2758 гектарда үстергәннәр. Бүген шуның 1518 гектарында эш төгәлләнгән. Рапсның һәр гектарыннан уртача 24-25 центнер уңыш алына. Басуда алты “Тукано” комбайны эшли. Эш иртәнге сәгать җидедән кичке сигезләргә кадәр дәвам итә. Игенчеләр көннәрнең коры торуыннан файдаланып, уңышны тизрәк җыеп алырга тырыша.
– Бөртекле-кузаклы культураларга караганда рапска түләү бәясе үзгәрәк. Ватылмыйча эшләгәндә комбайнчы көнгә 9-10 мең тирәсе акча эшли ала. Гомумән, сезонда 300-350 мең сум эшләргә мөмкинлек бар, – ди агрофирманың җитештерү участогы агрономы Азат Сәхапов. 
Урып-җыю баручы басу янында 26-27 тонна ашлык сыйдырышлы ике “Лилиани” бункеры тора. (Машиналар басу буйлап комбайн артыннан йөрми). Кырларда нигездә шушы җирлек механизаторлары хезмәт куя. Читтән килгәннәр дә бар, алар өчен вахта оештырылган. Көнгә ике тапкыр агрофирма хисабыннан кайнар ризык белән туклану оештырылган. 
Үрәзмәт авылы тирәсендә 900 гектардан артык мәйданда кукуруз басуы җәйрәп ята. Кукуруз уңышын да җыя башлаганнар. Эш ике сменада оештырылып, иртәнге 6.00 сәгатьтән үк башлана. Механизаторлар егерме дүрт сәгать эчендә 78 гектарда урып-җыю башкара. Куәтле “Ягуар-950” маркалы комбайны белән механик һәм комбайнер идарә итә. Гектарыннан 250 центнер күләмендә кукуруз урып, ваклатылган массаны силоска салалар. 
– Әзер массаны өч трактор һәм биш КамАЗ көндез махсус базларга ташый. Төнге сменада дүрт “Аксион” тракторы эшли. Шәхси КамАЗлары белән Минзәләдән, Азнакайдан килеп эшләүчеләр дә бар. Эшчеләрне көнгә ике тапкыр – көндез һәм кич ашатабыз, төнлә эшләүчеләргә коры паек бирелә. Кукуруз уру башланды гына әле. Бик яхшы уңыш бирердәй басуларыбыз бар. Гектардан 250 центнер безнең өчен чик түгел, – ди “Август-Мөслим” агрофирмасының азык хәзерләү буенча агрономы Вилсур Фәтхетдинов.
Быелгы кукуруз басуларына киләсе елда да шушы ук культураны чәчү планлаштырыла. Кукуруз үскән басуларының яртысына, 30-40 сантиметр тирәнлектә культиватор белән эшкәртелеп, сыек тирес кертеләчәк. Калган өлеше 20 сантиметр тирәнлеккә үтеп керерлек итеп сусыз аммиак белән тукландырылачак. Яз көне басуларны тигезләү күздә тотыла.
Ашлаган җир аш бирер, ди халык. “Август-Мөслим” агрофирмасында җирне дөрес итеп тукландыралар, органик һәм минераль ашламаларны чиратлаштырып кертәләр. Хуҗалыкның мул уңыш алу сере дә шунда.

Наилә Сәлахова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев