Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Сакланганны саклар

Терлекчелек, кошчылык фермалары малларны төрле авырулардан саклау чараларын күрергә тиеш.

Татарстан республикасында терлекчелек предприятиеләренең биологик иминлеге турында брифинг узды. 

– Терлекчелек, кошчылык белән шөгыльләнүчеләр биологик иминлек турында уйларга тиеш. Республикага башка төбәкләрдән кертелүче терлекләр белән инфекция таралу куркынычы да зур, – ди ТР Министрлар кабинетының баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов.

Терлек сату белән шөгыльләнүче эшкуарларның терлекчелеккә һәм кешеләргә дә куркыныч тудыруы ассызыкланды.

– Авыл хуҗалыгында эшләргә ниятләгән кеше чыгымнарның күп өлеше биологик саклану чаралары белән бәйле булачагын белергә тиеш. Фермерлар малларны төрле авырулардан саклау чараларын күрергә тиеш. Прививкаларны вакытында ясау, фермага керү юлында дезинфекция үткәрү мөһим. Ферма территориясенә чит кешеләрне, техниканы кертмәү, карт агачларны киметү дә шул максаттан эшләнә. Саклану чараларын күрмәгәндә бер көндә барысыннан да мәхрүм калырга мөмкин, – ди Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелегенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Илнур Галиев.

Фәридә Гайнетдинова

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел 6 октябрь санында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев