Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Район башлыгы Р. Муллинның Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан котлавы

Мөслим муниципаль район Советы, Башкарма комитеты һәм шәхсән үземнең исемнән Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан иң җылы һәм ихлас котлауларымны җиткерәм!

Халыкара өлкәннәр көнендә без фидакарь хезмәтләре, батырлыклары hәм сабырлыклары белән дәүләтебезнең иминлеген тәэмин иткән Ватаныбызны яклаучыларга һәм торгызучыларга хөрмәт hәм мәхәббәтебезне белдерәбез.Өлкән буын вәкилләре үзләренең һөнәри белемнәрен һәм тормыш зирәклеген яшь буынга тапшыра, балаларыбызда һәм оныкларыбызда рухи хәзинәләребезгә, борынгы гореф-гадәтләребезгә ихтирам тәрбияли. Бүгенге өлкән буын - дәһшәтле Бөек Ватан сугышы елларының бөтен авырлыгын үз җилкәсендә татыган, яу кырларында фашистларга каршы сугышып һәм тылда алны-ялны белми хезмәт итеп, Бөек Җиңүне якынайткан, сугыштан соң халык хуҗалыгын торгызу өчен бөтен көчен куйган, районыбызны үстерү, илебезне көчле, куәтле дәүләт итү өчен намус белән эшләгән, олы хөрмәткә лаек райондашларыбыз ул. Өлкәннәребез - безнең өчен туган илне чиксез ярату, хезмәт сөючәнлек, олы җаваплылык, түземлелек, оптимистлык үрнәге. Аларга гражданлык җаваплылыгы һәм ватанпәрвәрлек, оптимизм һәм тормыш тәҗрибәсе, туган җиребезне ярату кебек сыйфатлар хас. Безнең бурыч - буыннан-буынга тапшырылучы шул кыйммәтле сыйфатларны сеңдереп калу.

Бүген тормышыбызны һәм эшләребезне "Без - мөслимлеләр" дигән өндәү белән алып барсак иде. Максатыбыз Мөслимебездә туып үскән һәрбер кешедә туган ягыбызны ярату хисләрен тәрбияләү, туган авылны, туган җирне чәчәк аттыруга эчке ихтыяҗ тудыру һәм аны зур җаваплылык белән тормышка ашыру, сабый балалардан алып, өлкән буынга кадәр бер омтылыш һәм бер сулыш белән яшәп, һәр кылган гамәлебезне шушы өндәу белән бәйли алсак иде.

Хөрмәтле өлкәннәр! Кадерле әти әниләребез, әби-бабаларыбыз! Бәйрәм белән тәбрик итеп, сезгә ныклы сәламәтлек телим. Яшь буынның, балаларыгыз һәм туганнарыгызның хөрмәтен тоеп, сүрелмәс рухи күтәренкелек белән тагын бик күп еллар бәхетле гомерләр кичерергә язсын, көч-куәтегез озакка җитсен. Имин тормышыбызның һәр минутына шөкер итеп, бердәм булып яшик!

Рамил Муллин,

муниципальрайон башлыгы, Район Советы рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X