1 октябрь 2015 яңалыклары
-
Гимназия укучылары өлкәннәрне хөрмәтләде
Бүген өлкәннәр ункөнлеге кысаларында районда төрле чаралар оештырылды. Шуларның берсе Мөслим гимназиясендә узды. 14 сыйныф укучылары лаеклы ялдагы укытучылар, районыбызның хөрмәтле ветераннары белән очрашты.
-
Илсур Закиров: "Продукция җитештерүне арттыру өчен районның мөмкинлекләре бар"
Бу көннәрдә җирлегебездә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан килгән комиссия эшләде. Алар терлекчелек тармагын тикшереп анализ ясадылар, киңәш-тәкъдимнәрен җиткерделәр.
-
Китапханә хезмәткәрләре өлкәннәрнең өйләренә йөри
Район үзәк китапханәсенең халыкка хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан районыбызда яшәүче әби-бабайлар белән очрашулар үткәрә.
-
Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан планлаштырылган чаралар
1-10 октябрь - барлык оешма-предприятиеләрдә өлкәннәрне хөрмәтләү чаралары.
-
2 октябрь көнне күп кенә авылларда ут булмаячак
2 октябрь көнне 10.00-14.00 сәгатькә кадәр Яңа Сәет, Кырынтау, Исәнсеф-Чишмә, Усаклык, Мари Бүләр авылларында ут булмаячак. Шулай ук 2 октябрь көнне 12.00-17.00 сәгать аралыгында Тамьян, Тугаш, Креп-Краснояр, Түбән Табын, Югары Табын, Тегермәнлек, Мәллә Тамак авылының Нарат Асты авылы ягында линияләрдә ремонт эшләре булу сәбәпле электр бирү туктатылып торачак, дип хәбәр...
-
21 сентябрьдән мәктәпләрдә олимпиадалар башланды
Мәктәптә укытылы торган һәр фәннән узучы бу чараның координаторлары булып директорның укыту буенча урынбасарлары тора. Эшләрне карар нигезендә билгеләнгән укытучылардан торган жюри тикшерәчәк. Олимпиаданың мәктәп туры 1 ай булыр дип планлаштырыла.
-
Архив хезмәткәрләре тарафыннан 1014 архив белешмәсе әзерләнгән
2015 елның 1 январеннән 30 сентябренә кадәр Мөслим муниципаль районы башкарма комитетының архив бүлеге тарафыннан 1024 мөрәҗәгать кабул ителде.
-
Сентябрь аенда районда 25 бала туган
Гражданнар хәлен актлар теркәү бүлегеннән алынган мәгълүмәтләргә караганда сентябрь аенда 25 сабый тәүге авызын салган, 25 кеше якты дөнья белән хушлашкан. Узган айда 22 пар, балдаклар белән алышкан, 6 пар аерылышкан.
-
Район башлыгы Р. Муллинның Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан котлавы
Мөслим муниципаль район Советы, Башкарма комитеты һәм шәхсән үземнең исемнән Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан иң җылы һәм ихлас котлауларымны җиткерәм!