Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Рапс уңышы

“Август-Мөслим” агрофирмасының “Елгабаш” бүлекчәсендә рапс культурасы уңышы җыела.

“Август-Мөслим” агрофирмасының “Елгабаш” бүлекчәсендә рапс культурасы 2758 гектарда игелгән. Бүген шуның 1518 гектары инде суктырылган. Һәр гектардан уртача 24-25 центнер уңыш алына. Басуда алты “Тукано” комбайны эшли. Эш иртәнге сәгать җидедән, кичке сигезләргә кадәр дәвам итә. Басу кырында 26-27 тонна бөртек сыйдырырлык ике “Лилиани” бункеры тора.  Игенчеләр көннәр коры торганда уңышны тизрәк җыеп алуны максат итеп тырышалар. Ватылмыйча эшләгәндә комбайнчы көнгә 9-10 мең тирәсе акча эшли ала. Сезонга 300-350 мең сум эшләргә мөмкинлек бар. Кырларда нигездә шушы җирлек механизаторлары хезмәт куя. Читтән килгәннәр дә бар, алар өчен вахта оештырылган. Көнгә ике тапкыр агрофирма хисабыннан кайнар аш ашату каралган.

Наилә Сәлахова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев