Очрашуга бардылар
Район делегациясе мобилизацияләнгән якташларыбыз белән очрашты.
Казанда мобилизацияләнгән райондашларыбыз белән очрашу үтте. Бу – өлешчә мобилизация башланганнан бирле өченче очрашу. Әлеге чара район хакимияте ярдәме белән оештырылды.
– Мобилизацияләнгән егетләрнең хәлләрен белү өчен килдек. Егетләр янына якыннарын да алып килдек. Мондый очрашуларга егетләрнең әти-әниләре, якыннары аеруча сөенә. Район мәдәният бүлеге хезмәткәрләре мобилизацияләнгәннәргә концерт та күрсәтте, – диде район башлыгы Альберт Хуҗин.
Райондашларыбыз бәйләгән йон оек-бияләйләрне дә сөенеп кабул итте егетләр. Мобилизацияләнгән райондашларыбызга шәхси эшмәкәр Рузалия Габдрахманова да күчтәнәчләр җибәрде.
– Бик күп оекбашлар, бияләй-перчаткалар, шарфлар алып килгәннәр. Уңган апа-әбиләргә күңел җылыларын кушып бәйләгән киемнәр, күчтәнәчләр өчен рәхмәт! – диде егетләр.
“Бүгенге вәзгыятьтә һәркемнән сабырлык сорала. Мөслимлеләрдән сезгә кайнар сәлам! Барыгызга да исән-сау әйләнеп кайтырга язсын!” – диде, егетләрне сәламләп, район Башкарма комитеты җитәкчесе Ирек Салихҗанов.
Мобилизацияләнгән егетләрнең 24е – гаиләле. Сөйгән ярларын күрергә балалары белән килгән хатын-кызлар да күп иде.
– Балалар турында уйламаган көнебез юк. Иң мөһиме – барысы да исән-сау әйләнеп кайтсын! – ди Гөлназ Гәрәева.
Мобилизацияләнгән райондашлар белән очрашу һәркемдә җылы тәэсирләр калдырды. Казанда өйрәнүләр үтүче егетләрнең үтенечен истә тотып, узган очрашуда егетләргә өстәмә экипировка – 47 комплект рация, тактик разгрузка һәм перчаткалар тапшырылган иде.
– Егетләр өчен иганәчеләр ярдәме белән 600 мең сумлык кирәк-ярак алынды. Районыбыз оешма-предприятиеләренә, шәхси эшмәкәрләргә, гомумән, ярдәм иткән һәркемгә рәхмәтлебез. Егетләргә квадрокоптер да алып килдек. Әлеге җиһаз егетләр үтенече белән алынды, – ди Альберт Хуҗин.
Лилия Шәймиева
Айзилә Мөхәмәтҗанова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев