Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Нәтиҗәләр ни сөйли? (Рөстәм Ильясов белән әңгәмә)

Район Башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге – районның икътисади үсеше, шул исәптән сәнәгать, ведомствоара дәрәҗәдәге социаль тармаклар белән муниципаль идарә итү функцияләрен тормышка ашыручы орган. Район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Ильясов белән әңгәмәбез – районның социаль-икътисадый үсеше турында.

– Рөстәм Алмазович, хуҗалык елының 6 ае үтеп китте. Яртыеллык эш нәтиҗәләрен барлыйк әле.– Оешма-предприятиеләр тарафыннан 6 ай эчендә якынча 600 млн сумлык сәнәгать продукциясе җитештерелде. Узган ел белән чагыштырганда үсеш – 35 процент. Икътисад һәм социаль тармакка 2,5 млрд сумнан артык инвестиция җәлеп ителде. Бу күрсәткеч узган ел белән чагыштырганда 44 процентка зуррак. Районның яртыеллык бюджет планы 114 процентка үтәлде. Ягъни алты айда 120 млн сум тәшкил итте. – Районның социаль-икътисадый үсешендә төп юнәлеш булган авыл хуҗалыгы тармагында ниләр бар?– Яртыеллык күрсәткечләргә килгәндә, районда 3208 т ит җитештерелде. Аның 84 процентын кош ите алып тора. Бу күрсәткеч буенча район – республикада җиденче урында. Кошчылык тармагында эшләүче Ирек Хәмәдишин үзенең продукциясен экспортка чыгару, төрле күргәзмәләрдә катнашу максаты белән реестрга басты. Әлеге реестрда “Агромастер” җитештерү компаниясе дә бар. Реестрда тору эшмәкәрләргә чит ил күргәзмәләрендә катнашу мөмкинлеге бирә, күргәзмә чыгымнарын “Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды” күтәрә.Районда авыл хуҗалыгы җирләре 111 мең гектар мәйдан били. Аның 80 мең гектарга якыны – чәчүлек җирләре. Ә иң мөһиме – бүген җирлектә файдаланылмый торган авыл хуҗалыгы җирләре юк дияргә була. Быел җирләрне һәм авыл хуҗалыгы объектларын файдалануга бирү буенча комиссия эшли башлады. Барлык җирләрне регистрациягә алып, ел азагына кадәр арендага бирү планлаштырыла. Үз эшен башларга теләгән фермерларга элеккеге “Вамин” җәмгыятеннән калган буш тораклар бирелде. Фермерлар, әлеге торакларны реконструкцияләп, терлекчелек һәм кошчылык белән шөгыльләнә.– Рөстәм Алмазович, эшмәкәрләргә, төрле программаларга кереп, эшчәнлекләрен тагын да киңәйтү мөмкинлеге дә бар, дип беләбез.– Бүген районда җитештерү белән шөгыльләнүче 456 кече һәм урта эшкуарлык субъекты теркәлгән. Шуларның 350се – шәхси эшмәкәр. Өченче чакырылыш Мөслим муниципаль район Советының ХХХII сессиясендә районда кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү программасы расланып, кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү мәсьәләләре буенча мобиль төркем оештырылган иде. Кече һәм урта эшкуарлык субъектларына консультатив ярдәм күрсәтү максатында авыл җирлекләре башлыклары белән берлектә атна саен күчмә утырышлар үткәрелде. Эшкуарлыкка ярдәм итү буенча гамәлдәге программалар буенча микрозайм алу турында мәгълүматлар җиткерелде. Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды шәхси эшмәкәрләргә 7,5 процент белән микрозайм алу мөмкинлеге бирә. Әлеге мөмкинлектән икенче кварталда бер эшмәкәр файдаланса, өченче кварталга гариза бирергә теләүчеләр артты. Бүгенге көндә өч эшмәкәр документлар җыя, берсе документлар пакетын тапшырды инде.

“2017-2020 елларга Татарстан Республикасында крестьян (фермер) хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү” программасы буенча быел районның өч эшмәкәре грант отты. Разыйф Кәрамовның проект юнәлеше – 60 мең тавыкка исәпләнгән кошчылык фермасы төзү булса, Илназ Бәширов 30 мең бройлерга исәпләнгән кошчылык фермасы салырга планлаштыра. Руслан Кәлимуллин 60 сыерга исәпләнгән сөтчелек фермасы төзергә ниятли. Моннан тыш “Яшь фермерларга ярдәм итү” программасы буенча конкурста өч крестьян-фермер хуҗалыгы да җиңде. Мөдәррис Кәлимуллинның проект юнәлеше – 50 баш мөгезле эре терлеккә исәпләнгән торак, Гүзәл Муллагалиеваныкы – 51 мең башка исәпләнгән кошчылык фермасы төзү. Илфат Вәҗетдинов 134,3 га мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар җитештерү өчен грант алды. “Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү” программасына “Фаиза” коопертивы җитәкчесе Фаит Шайморзин “Сөт эшкәртү” проектын тапшырды. Шәхси хуҗалык алып баручы 8 гражданга ел дәвамында сөтчелек юнәлешендә мини-фермалар төзү өчен субсидияләр биреләчәк.Бүген районда кошчылык тармагы үсештә. Кошчы фермерлар республика халкын һәм күрше-тирә регионнарны йомырка салучы тавыклар, бройлер чебиләр һәм каз-үрдәк белән тәэмин итәләр. Кош-корт асраучы фермер хуҗалыклары 25кә җитте. 

Әңгәмәдәш – Әлфинур НОГМАНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев