7 август 2019 яңалыклары
-
Бу көнне тарихта
1947 елны җырчы, ССРБ халык артисты София Ротару туа.
-
Корбан гаетен үткәрү тәртибе
11 августта барча мөселман дөньясы Корбан гаетен билгеләп үтә. Мөслимдә гает “Җәмигъ” мәчетендә узачак.
-
МӘДӘНИ БАГЛАНЫШЛАР
3 август көнне Мөслим мәдәният йорты үзешчәннәре Сарман районы Иске Кәшер авылында чыгыш ясады.
-
ҺӨНӘРЛЕ БУЛУ –ОЛЫ БӘХЕТ
Мәктәпне тәмамлаган Краснояр кызы Фәния туп-туры Мөслимдәге “Кояшкай” балалар бакчасына килә һәм тәрбияче булып эшкә урнаша. Ул елларда шулай иде: махсус яки югары белемең булу-булмауга карап тормадылар. Кулыңда өлгергәнлек аттестатың бар икән, мәктәптә мөгаллимлек итәргә дә була иде. Менә шулай Фәния дә “җылы” урынга килеп урнаша. Бер караганда рәхәтләнеп эшлисе дә эшлисе дә бит. Юк, кызның күңеле башкада була. Әллә нигә төзелешкә тартыла ул.
-
WorldSkills Kazan катнашучыларын ролл һәм гөбәдия белән сыйлаячаклар
Яшь профессионалларны Универсиада Авылында һәм "Казан Экспо" Халыкара мәгълүмат үзәгендә ашатачаклар.
-
8 август көненә һава торышы
Явым-төшем көтелми.
-
"Авзалов" уңганы
Илдар Шәймиев – Олы Чакмак авылы егете. Ул озак еллар “Авзалов” крестьян-фермер хуҗалыгында хезмәт куя.
-
Җырчы Салават Миңнеханов балалар өчен татарча “Акылкайка” журналы чыгара башлый
Журнал өч телдә нәшер ителәчәк.
-
Иҗтимагый палата Дәүләт Советына сайлауларда Күзәтүчеләр ачык штабын оештырды
Орган сайлау процессын объектив бәяләячәк һәм мөмкин булган хокук бозуларга тиз арада җавап бирәчәк.
-
ТӘМЛЕТАМАК. Чулпаннан – окрошка
Җәй көне окрошканы бик яратып әзерлиләр. Куаста яшелчәләр белән әзерләнгән аш туклыклы һәм җиңел булуы белән аерылып тора. Мөслимдә яшәүче Чулпан Шәймөхәммәтова аны аеруча яратып әзерли. Рецептын сезгә дә тәкъдим итәбез.
-
Иҗтимагый палата Дәүләт Советына сайлауларда Күзәтүчеләр ачык штабын оештырды
Орган сайлау процессын объектив бәяләячәк һәм мөмкин булган хокук бозуларга тиз арада җавап бирәчәк.
-
Тоз – агу түгел
Аны кулланганда алтын урталыкны сакласаң, ул бик файдалы.
-
Фәрит Мөхәммәтшин Теләчедә авыл җирлекләре башлыкларына үгет-нәсихәт бирде
Парламент башлыгы ел азагында иң актив җитәкчеләр бүләкләнәчәген әйтте. Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/06/191099/
-
БЕЗНЕҢ НУРИЯ
“Малакаем, ничек хәлләр?” – дип, эшкә елмаеп килеп кергән Нурия апаны күрү белән үзеннән-үзе елмаясың, кәефләрең күтәрелеп китә. Һәрвакыт позитив, бетмәс энергия бөркелеп торган коллегабыз – Мәлләтамак авылы кызы. 1981 елда урта мәктәп тәмамлап, Алабуга дәүләт педагогия институтының филология бүлегенә читтән торып укырга керә Нурия.
-
ШАМИЛ – НЕФТЬ КОРОЛЕ
23-28 июньдә Санкт-Петербург шәһәрендә VI Булачак лидерлар форумы үтте. Нефть советы лидерларының дөньякүләм форумында райондашыбыз – Иске Карамалы авылы егете Шамил Исламов та катнашты. “Нефть-газ ятмалары: продукция эшләү, чыгару һәм әзерләү” яшьләр техник сессиясендә 60 илдән килгән конкурсант арасында Шамил икенче урынны яулады.