Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Мул уңыш алыйм дисәң

Беттән бет туа, ди халык. Хак сүзләр. Яшелчәләр утыртканда яхшы сыйфатлы, югары репродукцияле, эре орлыклар сайларга тырышабыз.

Авыл хуҗалыгында бу таләп бигрәк тә мөһим. Орлык кына түгел, җир эшкәртү, үсентеләрне тәрбияләү, гомумән, агротехник таләпләрне төгәл үтәү – барысы да яхшы уңыш алуның нигезе булып тора. 

Тиешле таләпләргә җавап бирүче чәчүлек орлык әзерләү – үсемлекчелек белән шөгыльләнүчеләр өчен төп таләпләрнең берседер. Районыбыз аграрийлары быел бары тик ГОСТ таләпләренә җавап бирүче орлык әзерләгән. Бу хакта “Россельхозцентр” федераль дәүләт бюджет учреждениесенең Мөслим бүлеге җитәкчесе Мизхәт Нәбиев:

– Районда быел 111 мең центнер чәчүлек орлык әзерләнде һәм чәчелде. ГОСТ таләпләренә җавап бирүче орлык белән эшләүче хуҗалыклар һәр гектардан 3-4 центнер өстәмә уңышка исәп тота ала. Уңыш язмышы районлаштырылган һәм перспектив сортлар белән эшләүгә дә бәйле, – диде. 
Районыбыз аграрийлары соңгы елларда яңа сортлар табуга һәм аларны кулланылышка кертүгә аерым игътибар бирә. Мәсәлән, район хуҗалыкларында быел язгы бодайның – “Тулайковская-Надежда”, “Экстра”, “Радмира”, “Бурлак”, көзге бодайның – “Туранус”, “Скипетр”, “Марафон”, “Московская-56”, арышның – “Зилант”, арпаның – “Поволжский-22”, “Орлан”, “Эндан”, “Памяти Чепелева”, борчакның “Кулон”, “Ульяновец” сортлары үстерелде. 

Фәридә Гайнетдинова

Римма Афзалова фотосы

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел 3 ноябрь санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев