Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

"Мөслимдә үсеш ноктасы барлыкка килде" ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов

Бүген районга эш визиты белән ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов килде. Район башлыгы Рамил Муллин белән басу-кырларны вертолетта карап чыкканнан соң, "Исламов" КФХ ның арпа басуында урак барышы белән һәм "Агромастер" компаниясендә җитештерелгән ресурс саклау технологиясенә корылган агрегатлар белән танышты. Республиканың баш аграрие республикада урак барышы белән...

Бүген районга эш визиты белән ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов килде. Район башлыгы Рамил Муллин белән басу-кырларны вертолетта карап чыкканнан соң, "Исламов" КФХ ның арпа басуында урак барышы белән һәм "Агромастер" компаниясендә җитештерелгән ресурс саклау технологиясенә корылган агрегатлар белән танышты. Республиканың баш аграрие республикада урак барышы белән таныштырды. "Бүген игеннәрнең биштән берен җыеп алдык, гектар биреме яхшы, узган елгыга караганда ашлыкны 1 млн тоннага артыграк җыеп алырга планлаштырабыз", - диде ул. Анннары министр авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерү күләмен арттыруны күздә тоткан дәүләт программалары, хуҗалык итү субъектларына билгеләнгән хөкүмәт ярдәме белән таныштырды. Әйтик, көзге чәчү өчен ашлама алуга гына да республика буенча 1 млрд сум финанс ярдәме күрсәтеләчәк икән. Марат Әхмәтов механизаторларның хезмәт хаклары, эш шартлары белән дә кызыксынды. Бер үк вакытта бүгенге көндә һәр җитәкчене һәм икмәк үстерүчене кызыксындырган ашлыкка булган бәяләр белән дә таныштырды.

"Мөслим районының авыл хуҗалыгы формированиеләрендә берьюлы барлыкка килгән проблемалар тармакны авыр хәлгә куйган иде. Банкротлыкка чыккан "Вамин" җәмгыяте агрфирмаларына һәм "Мөслим" агрофирмасына яңа инвесторлар керү нәтиҗәсендә үсеш ноктасы барлыкка килде. Ышанабыз: киләчәктә мөслимлеләр үз сүзен әйтәчәк, - диде Марат Әхмәтов Матбугат үзәге журналистларына биргән интервьюсында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев