Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Мөслим сәхнәсен нәни йолдызлар балкытты

Районыбызның мәдәният учакларында балалар һәм яшүсмерләр белән эшләүгә аерым игътибар бирелә. Киләчәгебезне ышанычлы кулларга тапшыру өчен, без бүгеннән үк бала күңеленә тәрбия орлыклары салырга тырышабыз.

Ә театр баланы үзенең сәхнәдәге образлары аша кыю, тапкыр, игелекле булырга, тормышта югалып калмаска, мәрхәмәтле һәм шәфкатьле булып үсәргә өнди. Балаларның үзешчән театр коллективлары арасында игълан ителгән район конкурсы да балалар театр сәнгатен үстерү, яңа талантларны барлау, яшь буынга әхлак һәм патриотик тәрбия бирү; балаларда театр сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләү; мәдәният учакларына яшь тамашачыны тарту кебек мөһим максатларны күздә тота.

Быел да гадәт буенча октябрь, ноябрь айларында балалар театр коллективларының район конкурсы үтте. Район мәдәният йортының сәнгать хезмәткәрләреннән торган жюри членнары, авылларга барып, көненә 4-5 театр коллективының чыгышын карады. Сайланган әсәрләрнең эчтәлегенә, балаларның үз ролен ачып бирү сәләтенә, сәхнә культурасына, декорациягә зур игътибар бирелде.

Район мәдәният учаклары каршында барлыгы 33 коллектив булып, шуның 27 се, репертуарын яңартып, быел да балаларны сәхнәгә алып чыкты. Әмәкәй, Рус Шуган, Үрәзмәт авыл мәдәният йортларында курчак театрлары эшләвен дә әйтеп үтәргә кирәк. Рус Шуган мәдәният йорты җитәкчесе Ксения Хисаметдинова инде берничә ел авыл балаларын курчак белән уйнау серләренә төшендерә. Әлеге коллектив шушы юнәлештә грант оту бәхетенә дә иреште. Уңышлы чыгыш ясаган дүрт театр коллективы район үзәгендә укучы балаларга үз эшләрен күрсәтте. Нәтиҗәдә Олы Чакмак мәдәният йортының "Сәйлән" (җитәкчесе - Миңнур Нәгыймова), Сал. Мухан мәдәният йортының - "Сәхнә" (Гөлүсә Шириева), Тат. Бүләрнең - "Нур" (Гөлнур Мирзаянова), Метрәй мәдәният йортының "Шатлык" (Синара Яббарова) театр коллективлары конкурсның җиңүчеләре дип табылды. Әлеге коллективларга район мәдәният бүлегенең дипломнары, балаларга бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X