Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Мөслимдә «Җырлы сәяхәт» дип аталган бәйрәм концерты үткәрелде

Мөслимлеләр кунакларны зарыгып көтеп алды, моңа район мәдәният йорты каршына җыелган халыкның күплеге дәлил иде.

Кичә Мөслимдә "Җырлы сәяхәт" дип аталган бәйрәм концерты үткәрелде. Мөслимлеләр кунакларны зарыгып көтеп алды, моңа район мәдәният йорты каршына җыелган халыкның күплеге дәлил иде.

Бәйрәмне үткәрүнең сәбәбе - "Күңел" радиосы дулкыннарының районыбыз территориясендә тарала башлавы. 93.4 FM ешлыгында эшләүче "Күңел" радиосына "Мөслим" радиосы да кушылачак.

Бәйрәмдә катнашучыларны "Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, районы башлыгы Альберт Хуҗин, "Күңел" радиосы җитәкчесе Лилия Гатина, Мөслим-информ җитәкчесе Римма Афзалова сәламләде.

Танылган җырчылар - Әлфинә Әзһәмова, Зәринә Хәсәншина, Равил Галиев, Илназар, Артур Салихов, Руслан Кираметдинов, Фирүзә Хафизова мөслимлеләрне матур җырлары белән сөендерде.

Бәйрәмдә бүләкләү мизгелләре дә булды. Илназар Мөслим гимназиясенең 5 сыйныф укучысы Әмин Гәрәевка гитара тапшырды. Гади генә гитара түгел. Бөек җырчы Ренат Ибраһимовның гитарасы!

Мөслимлеләр "Җырлы сәяхәт"нең җирлегебезгә килүенә һәм "Күңел" радиосының Мөслимдә эшли башлавына аеруча нык сөенделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев