Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Мөслимдә РФ Президентын сайлау халыкның активлыгы белән башланды

Мөслим гимназиясе базасында урнашкан 1989 санлы сайлау участогында эш бүген иртәдән үк зур активлык белән башланды. Сайлау участогы ачылганчы ук сайлаучылардан чират тезелгән иде.

Участок сайлау комиссиясе эшен Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары астында башлады. Сайлаулар башланган вакытка участокта 1514 сайлаучы теркәлгән, шуларның 67се – беренче тапкыр тавыш бирүче яшь сайлаучылар. Яшь сайлаучыларга истәлек бүләкләре әзерләнгән. 

Сайлау участогында фотозона ясалган. Сайлауга гаилә белән килгән сайлаучылар фотога төшеп  конкурста катнаша ала. Моның өчен #ВсейСемьейНаВыборы һәм #ТатарстанАлга хештегы белән фотоны «ВКонтакте» социаль челтәренә урнаштырырга кирәк.

Римма Афзалова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сайлаулар