Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Төп хәбәр

Мөслим ветераннары үзләренең Сабан туен үткәрде

Алар милли йолаларыбызны барлады, күңелле ял итте һәм үзара аралашу мөмкинлеге алды

Мөслимдә өлкән буын вәкилләре өчен күркәм традициягә әверелгән ветераннар Сабан туе узды. Бәйрәмгә районның актив, иҗтимагый тормышта катнашучы ветераннары җыелып, милли йолаларыбызны барлады, күңелле ял итте һәм үзара аралашу мөмкинлеге алды.

Чарада район башлыгы Альберт Хуҗин ветераннарны ихлас күңелдән бәйрәм белән котлап, аларның җәмгыять тормышындагы активлыгы, яшь буынга үрнәк булулары һәм район үсешенә керткән өлешләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Өлкәннәрне шулай ук район Ветераннар советы рәисе Илгиз Низамов һәм Россия Пенсионерлары берлегенең Мөслим бүлеге җитәкчесе Рөстәм Шәрипов тәбрикләп, ныклы сәламәтлек, күтәренке рух һәм озын гомер теләделәр.

Бәйрәм кысаларында республикакүләм мәдәни һәм спорт чараларында районыбыз данын лаеклы яклаучы, шулай ук җирлегебезнең иҗтимагый тормышында актив катнашучы бертөркем ветераннар дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.

Сабан туе җыр-биюләр, күңелле бәйгеләр һәм кызыклы уеннар белән үрелеп барды. Спорт белән дус булган өлкәннәр өчен ГТО нормативларын тапшыру мәйданчыгы да эшләде, анда теләге булган һәркем үз көчен сынап карады.

Ветераннар Сабан туе катнашучыларга күтәренке кәеф, җылы очрашулар һәм онытылмас тәэсирләр бүләк итте, ә милли бәйрәмнең рухы буыннар арасындагы бәйләнешнең ныклы булуын тагын бер кат раслады.

Фотолар: Лилия Шәймиева һәм Рәмилә Сәләмова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев