Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

«Мизгел»дә «Без - бергә!» хәйрия марафоны үтә

Инвалидлар ункөнлеге кысаларында хәйрия марафоны оештырылды.

Бүген “Мизгел” яшьләр үзәгендә Инвалидлар ункөнлеге кысаларында “Без бергә!” хәйрия марафоны башланып китте. Марафонның тантаналы ачылышында район җитәкчелеге, оешма-предприятие җитәкчеләре һәм вәкилләре, хәйриячеләр һәм волонтерлар катнашты. Залда мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбыз ясаган кул эшләнмәләреннән күргәзмә дә оештырылган.

Чараны ачып район башлыгы Альберт Хуҗин барлык катнашучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде. “Агромастер” җитештерү компаниясе генераль директоры Илгиз Исламов теләкләрен әйтеп, егермедән артык мөмкинлеге чикләнгән райондашыбызга акчалата ярдәм һәм Яңа ел күчтәнәчләре тапшырды. “Шифа” даруханәләр челтәре җитәкчесе Зөһрә Мансурова да үз өлешләрен кертүләрен белдереп, бер генә көн түгел ә ел дәвамында ярдәмгә мохтаҗ райондашларыбызга ярдәм итәргә чакырды.

Марафон иртәнге 9.00 сәгатьтән көндезге 13.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Әлеге чарада теләгән һәркем катнаша ала.

Фәридә Гайнетдинова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев