Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Кичә үзәк чыршының утлары кабынды

Үзәк чыршыны ачу тантанасында район башлыгы Альберт Хуҗин катнашты һәм райондашларыбызга изге теләкләрен җиткерде

– Яңа ел алдыннан һәркемнең күңеле могҗиза көтә, хыялларның чынга ашасына өметләнә. Бүгенге чарада балаларның шат авазларын ишетү – зур шатлык. Яңа ел һәр гаиләгә көтелмәгән сөенечләр, иминлек, бәрәкәтле тормыш алып килсен! – диде район башлыгы.

Сәхнәгә төркем-төркем булып чыккан Кар малайлары, Кар кызлары, төрле әкият геройлары бәйрәмгә үзгә бер сер өстәде. Төрле әкият геройлары балаларны үзләре белән беррәттән биетеп, җырлатып, төрле табышмаклар әйтеп көлдерделәр, күңелләрен ачтылар.

– Яңа елны көтеп алмаган бер генә бала да юктыр ул. Балачакның иң кадерле, иң матур бәйрәмнәренең берсе булган Яңа ел төнендә бөтен яшерен теләкләр дә чынга ашыр кебек тоела. Балалар гына түгел, өлкәннәр дә бу бәйрәмнән ниндидер могҗиза көтә. Хыяллар чынга ашсын, өметләр аклансын! Без дә бу чарага үзебезнең сыйныф белән килдек, балаларның елкадагы утларның кабынуын бик нык күрәсе килә, – диде Мөслим гимназиясенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Ләйсән Мортазина.

Балалар белән өлкәннәр дә рәхәтләнеп ял итте. Мөслим сәнгать мәктәбе коллективы һәм укучылары әзерләгән театральләштерелгән тамаша һәркемнең күңеленә хуш килгәндер. Чараның иң көтеп алынган мизгеле, әлбәттә, чыршының утларын кабызу булды. Балаларның сөенеченә чик булмады. Һәр елдагыча балалар Кыш бабай һәм Кар кызын уртага алып, күмәкләшеп чыршы тирәли әйләнделәр, җырлап, биеп күңел ачтылар. сәләтләрен күрсәткән нәниләрне Кыш бабай бүләкләр белән дә сөендерде. Бу көнне үзәк чыршыда кабынган утлар Яңа елга яңа өметләр дә бүләк итте.

Лилия Шәймиева фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев