Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Юл-транспорт фаҗигаләрен кисәтү максатыннан

Мөслим лицее укучылары профилактик акциядә катнаштылар.

Юл-транспорт җәрәхәтләре – олыларны да, балаларны да үлемгә китерүче сәбәпләрнең берсе. Бу хакта җәяүле дә, руль артындагы шофер да онытмаска тиеш. Пушкин -Тукай урамнары киселешендә Мөслим лицее укучылары плакатлар белән чыгып, шоферларга юл кагыйдәләре турында белешмә тараттылар, җәяүлеләргә яктылык кайтаручы элементлар өләштеләр.
Чараны районның ДАИ инспекторлары белән берлектә Мөслим һәм Сарман районнары буенча “Юл иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесе җитәкчесе Алсу Ситдыйкова оештырды. 
Чараның максаты -  җәмәгатьчелек игътибарын юл-транспорт травматизмы мәсьәләләренә җәлеп итү, яшьләр катнашындагы юл һәлакәтләрен кисәтү иде. Тик кайбер шоферлар балаларның плакат-листовкаларына битараф булуларын күрсәтте. Чара азагында юл корбаннарын бер минут тынлык белән искә алдылар.
 Лилия Шәймиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев