Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Югары Табын авылында ФАП ремонтланды

Ремонт эшләрен Рәсим Шириев җитәкләгән “Строймус” оешмасы башкарды.

“Сәламәтлек бишьеллыгы” программасы кысаларында Югары Табын авылында фельдшер-акушерлык пункты ремонтланды. Ул мәктәп бинасына урнашкан.
Ремонт барышында фельдшеракушерлык пунктында бетон идән җәелде, аның өстенә линолеум салынды. Бүлмәнең түшәм-диварлары агартылды, пластик тәрәзәләр куелды. Ремонт эшләренә 192 мең сум акча юнәлтелде.

– Югары Табын авылында шәфкать туташы булып 34нче ел эшлим. Бу һөнәрне сайлавыма мәрхүмә укытучым Сәмига апа сәбәпче булгандыр, мөгаен. Сигезенче сыйныфны тәмамлагач, уем педагогия институтына бару иде. Шунда татар теле укытучым Сәмига апа миңа: “Ике кызым да – шәфкать туташы, син дә шушы юнәлеш буенча укуыңны дәвам ит әле, Гүзәл. Йомшак син, медицина өлкәсенә нәкъ менә синең кебек олы җанлы кешеләр кирәк”, – диде. Башка һөнәр белмим, бүген дә Гиппократ антына тугры булып, халыкка хезмәт күрсәтәм, – ди фельдшеракушерлык пункты мөдире Гүзәл Җәләлетдинова.
Югары Табын авылындагы фельдшер-акушерлык пункты быел суга да тиенгән. Ремонт барышында пунктка су линиясе үткәрелгән, канализация системасы эшләнгән.
Су дигәннән, авылда моңа кадәр суүткәргеч юк иде. Үзара салым программасы ярдәме белән Түбән Табыннан мәктәпкә кадәр су линиясе сузылган, аннары суны фельдшер-акушерлык пунктына да тоташтырганнар.
Авылда фельдшер-акушерлык пункты элек Югары Табын авылының Колхоз урамындагы аерым бинада эшләгән. 2013 елда пункт өчен мәктәпнең бер сыйныф бүлмәсен бүлеп биргәннәр.

– Бу ремонт бик күптән көтелгән иде. Аңа авыл халкы да бик сөенде. Ремонттан соң уңайлы шартлар тудырылды. Өр-яңа булмаса да, яхшы хәлдәге сыйфатлы җиһазлар китерделәр – суыткыч, кушеткалар, шкафлар, өстәлләр. Безнең ФАП 270 кешегә хезмәт күрсәтә, аларның 48е – 18 яшькә кадәрге балалар, 100е – лаеклы ялдагы апа-абыйлар. Планлы диспансеризация, флюорография үткәрүдә тоткарлыклар юк. Быел бер бала туды, сәламәтлеген өйләренә барып тикшерәм. Демографик хәл тагын да яхшырсын иде. Физик мөмкинлекләре чикле булган 37 кешенең 12се ташламалы шартларда дарулар ала, ягъни соцпакеттан файдалана. Авыруларга беренче медицина ярдәме күрсәтү өчен бездә бөтен шартлар да бар, – ди фельдшер-акушерлык пункты мөдире Гүзәл Җәләлетдинова.

“Сәламәтлек бишьеллыгы” программасы кысаларында Тамьян авылындагы фельдшер-акушерлык пунктына да өлешчә ремонт керде. Ремонт барышында “Строймус” оешмасы егетләре пунктның электр җиһазларын тулысынча алыштырдылар һәм ике данә җылылык конвекторлары куйдылар. Ремонт эшләренә 56 мең сум акча сарыф ителгән.

– Түбән Табын авыл җирлегендә халыкка дүрт ФАП хезмәт күрсәтә. Тугаш, Югары Табын, Тамьян авылларындагы пунктларның барысы да яраклаштырылган биналарда урнашкан булса, Түбән Табын авылында яңа модульле ФАП эшли. 2019 елда сафка баскан модульле яңа ФАПның бинасы типовой, анда халыкка беренчел медицина ярдәмен тиешле дәрәҗәдә күрсәтү өчен кирәкле барлык җиһазлар бар, шартлар тудырылган. Шәфкать туташына – эшләү, пациентларга дәвалану күпкә уңайлы, – ди Түбән Табын авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Кыяметдинов.

Лилия Шәймиева

Лилия Шәймиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев