Җирең рәсмиләштерелгәнме?
Районда комплекслы кадастр эшләре үткәрелә
Бу эшне 160тан артык кадастр кварталында үткәрү планлаштырыла. Нәтиҗәдә бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына (ЕГРН) ким дигәндә 34 мең объект турында мәгълүмат кертеләчәк. Элеге эш “Киңлек мәгълүматларының милли системасы” дәүләт программасы кысаларында башкарыла һәм федераль һәм республика бюджетыннан финанслана.
Комплекслы кадастр эшләре районда да узачак. Бу хакта Росреестр идарәсенең Мөслим һәм Сарман районнары муниципальара бүлеге җитәкчесе Марс Баһауов хәбәр итте.
– Әлеге программа Татарстанда 2022 елдан бирле эшли. Шушы вакыт эчендә 404 кадастр кварталында 185,2 мең күчемсез милек объектына комплекслы кадастр эшләре үткәрелде. Мондый эшләр Мөслим авылының "Яңарыш" микрорайонында һәм Урожайная, Колхоз урамнарында ел дәвамында башкарылачак. Бу эш, беренче чиратта, чикләре билгеләнмәгән җир участокларында, массакүләм реестр хаталары булган, республикакүләм инвестицион кызыксыну уяткан территорияләрдә узачак, – диде ул.
Узган елның мартыннан комплекслы кадастр эшләрен уздыру аеруча актуальләште. Күчемсез милек буенча килешүләр өчен җир кишәрлекләрен рәсмиләштерү мәҗбүри шарт булып тора. Хәзер җир кишәрлеген, төгәл чикләрен билгеләмичә һәм бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына кертмичә, сату, бүләк итү яки алыштыру мөмкин түгел.
Комплекслы кадастр эшләрен башкару өчен җир кишәрлеге хуҗаларының законнардан хәбәрдар булуы мөһим.
– Комплекслы кадастр эшләре үткәргәндә, милеккә хокуклыларның кишәрлектә кадастр эшләрен уздыруга комачауламавы, күчемсез милеккә керү мөмкинлеген тәэмин итүе кирәк. Кирәк булса, җир кишәрлеге хуҗасы кадастр инженерының әлеге эшләрне башкару хокукын раслаучы документларын тикшерә ала. Комплекслы кадастр эшләре нәтиҗәләрен, территориянең карта-план проектын җирле үзидарә хезмәткәрләре рәсми сайтта урнаштыра. Махсус комиссия утырышлары турында да алар хәбәр итә, – дип ассызыклады Марс Баһауов. – Җир кишәрлеге чикләрен билгеләүгә бәйле ризасызлык туса, бу хакта утырыш билгеләнгән көнгә кадәр яки беренче утырыштан соң 35 календарь көн эчендә комиссиягә язмача хәбәр итәргә кирәк. Фикерләрне өйрәнгәннән соң, комиссия бәяләмә һәм килешү акты әзерли, территориянең карта-планы проектлары һәм башка материаллар раслау өчен вәкаләтле органга җибәрелә. Эш барышында чикләр турындагы бәхәсләр хәл ителмәсә, алга таба мәсьәләне суд тәртибендә җайга салырга мөмкин.
Җитәкче билгеләп үткәнчә, җир кишәрлеге хуҗалары өчен комплекслы кадастр эшләрендә катнашу акчаны экономияләргә ярдәм итә, чөнки ызанлау эшләре бушлай уздырыла. Икенчедән, бу эшләр тулы бер кварталга кагыла, ә бу исә күршеләр арасындагы чикләр турындагы бәхәсләрне хәл итәргә мөмкинлек бирә. Һәм, өченчедән, җир хуҗаларының, җир кишәрлекләрен бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына кертү өчен, Росреестрга мөрәҗәгать итү ихтыяҗы юк.
Марс Баһауов комплекслы кадастр эшләренең бик әһәмиятле һәм кирәкле булуын билгеләп үтте.
– Кадастр эшләре, җир кишәрлекләренең һәм билгеле бер территориядә капиталь төзелеш объектларының чикләрен билгеләү өчен, бюджет хисабына башкарыла. Гадәти кадастр эшләреннән аермалы буларак, кадастр билгеләве бер җир кишәрлегенә генә түгел, ә бер яки берничә кадастр кварталында урнашкан барлык участокларга (урамнар, бакча яки яшелчә ширкәтләре, гараж кооперативлары) уздырыла, – ди Марс Баһауов.
Комплекслы кадастр эшләре җир кишәрлекләре чикләрен төгәлләштерүне, биналарның, корылмаларның, төзелеш тәмамланмаган объектларның урынын билгеләүне яки төгәлләштерүне, шулай ук массакүләм реестр хаталарын төзәтүне дә үз эченә ала. Шуңа райондашларыбыз бу эштән читләшмәсеннәр, мөрәҗәгатьләрне аңлап кабул итсеннәр иде.
Фото – Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев