Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Игорь Бубеков - җирлек өчен яши ул

Бу көннәрдә Гимназия һәм лицейга яңа парталар һәм урындыклар кайта башлады.Алар әллә кайда түгел, үзебезнең Мөслимдә җитештерелүе белән үзенчәлекле. Җаваплылыгы чикләнгән "Тимерче" җәмгыяте бүгенге көндә 437 парта 874 урындыкка заказ кабул итеп алган. Игорь Бубеков җитәкләгән җәмгыять күптәннән эшли . 2015 елда төзелеп беткән "Пушкин" скверындагы ут баганалары, тимердән эшләнгән...

Бу көннәрдә Гимназия һәм лицейга яңа парталар һәм урындыклар кайта башлады.Алар әллә кайда түгел, үзебезнең Мөслимдә җитештерелүе белән үзенчәлекле. Җаваплылыгы чикләнгән "Тимерче" җәмгыяте бүгенге көндә 437 парта 874 урындыкка заказ кабул итеп алган. Игорь Бубеков җитәкләгән җәмгыять күптәннән эшли . 2015 елда төзелеп беткән "Пушкин" скверындагы ут баганалары, тимердән эшләнгән ачык китап, скамейкалар, чүп савытлары, үзәк урамнардагы баннерлар, флагштоплар барысы "Тимерче"дә ясалган. Гомумән Игорь Бубеков ясаган металлдан конструкцияләр төре бик күп.

Бүген "Тимерче" эшчеләре район үзгендә мәктәпләргә җиһаз ясау белән мәшгуль. Барлык стандартларга туры килгән, эстетик яктан да калышмаган һәм иң мөһиме үзебездә, Мөслимдә эшләнгән бу парталар озакламый районыбызның барлык мәктәпләрендә дә булачак. "Тимерче" парта урындык белән генә тукталып калмыйча, классларга, укытучылар өчен шкафларда ясый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама