Газетага язылмау ул – битарафлык билгесе
Төп хәбәр

Газетага язылмау ул – битарафлык билгесе

Мәгъфия һәм Мияссәр Мостафиннар ел саен 7-8 данә газета-журналга языла.

Вакытлы матбугаттан башка тормышны күз алдына да китермәүче гаиләләр бар. Шуларның берсе – Мөслим авылында гомер итүче Мәгъфия һәм Мияссәр Мостафиннар.

– Телевизор һәм радио аша хәбәрләрне ишетми, күрми калырга мөмкин, газетаданы кабат-кабат укырга була! Яшь чактан ук укырга яратам, газеталарга күпләп язылуыбызның сәбәбе шул. Төнлә йоклый алмый ятканда да газета даруга тиң. Тормыш иптәшем кайвакыт: “Нәрсә кыштырдап ятасың инде?!” – дип шаяртып, орышып та ала, – ди Мәгъфия апа.

Гаилә “Авыл утлары”, “Акчарлак”, “Юлдаш”, “Татарстан яшьләре” “Ирек мәйданы” газеталарына һәм хуҗабикәләр өчен чыгарылучы төрле журналларга языла. Мостафиннарга адресланган газеталар почта тартмасына көчкә сыя.

Мостафиннар газета-журналларны җыеп, туплап баралар. Алар газетаның һәр санын укый һәм кадерләп саклый.

Лилия Шәймиева

Лилия Шәймиева фотосы.

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 15 декабрь санында

 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев