Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Гадәттән тыш хәлләр комиссиясе утырышы

2023 елгы янгын куркынычы һәм урман культурасы сезоны нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды.

Урман фонды территориясендә 2023 елгы янгын куркынычы һәм урман культурасы сезоны нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды.
Татарстан Урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов катнашында  үткәрелгән киңәшмәдә район активы, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге башлыгы урынбасары Илнар Идиятов билгеләп үткәнчә, быел Мөслим районында 3 янгын теркәлгән. 2023 елда теркәлгән 33 янгынның 15е коры үлән янып китү һәм чүп-чар яндыру белән бәйле булган.
– Быел районда булган янгыннарның сәбәпләре – электр җиһазларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу, бина яисә корылмада төтен торбасының дөрес урнаштырылмаган булуы. Мәлләтамак авыл җирлеге, Нарат Асты авылы һәм “Урман иле” стационар сәламәтләндерү лагеры республиканың урман янгыннары куркынычы янаган торак пунктлары исемлегенә кертелде.

Лилия Шәймиева фотолары

.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев