Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Балаң кайда ял итәчәк?

Наилә Сәлахова белән быелгы җәйге ял лагерьлары хакында әңгәмә кордык.

Уку елы төгәлләнгәнче үк һәр бала кайда ял итәчәген планлаштырып куя. Әби-бабайга кайту, шәһәрдәге туганнарга, әти-әни белән ял урыннарына бару, чит илләргә чыгу һ.б. бик күп төрле күңел ачу чаралары инде күптән күңелләрне җылытып, төшләргә керәдер. Балаларның ялын файдалы оештыруны мәктәптән тыш эшләр үзәге дә кайгырта. Үзәк методисты Наилә Сәлахова белән быелгы җәйге ял лагерьлары хакында әңгәмә кордык.

– Наилә Зәкиевна, быел районда нинди лагерьлар эшләячәк? Балалар үз итеп өлгергән мәктәп яны лагерьлары ачылачакмы? 
– Ел саен башлангыч класс укучыларына, әти-әни канаты астыннан ерак китмичә, мәктәп стеналарыннан аерылмыйча гына ял итү мөмкинлеге тудырыла. Быел 3 июньнән Мөслим гимназиясендә, Күбәк, Тат. Бүләр, Михайловка урта, Олы Чакмак, Яңа Усы, Тойгелде төп мәктәпләрендә көндезге мәктәп яны лагерьлары ачылды. 234 бала 21 көн дәвамында ял итү максатында классташлары, дуслары белән кабат очрашты. Аларга ике тапкыр кайнар аш бирелә. Кызыклы һәм мавыктыргыч программалар төзелде. Юлламаның әти-әни түли торган өлеше 517 сум тәшкил итә. Район үзәгендәге өч мәктәп базасында 24 июньнән хезмәт һәм ял лагерьлары эшли башлаячак. 120 бала бакчаларда, мәктәпкә караган басуларда яшелчә үстереп, шул ук вакытта 18 дәвамында ял да итәчәк. 
– “Урман иле” ял һәм сәламәтләндерү лагере балаларны кабул итәргә әзерме? Ул кайчан үз ишекләрен ачачак? 
– Лагерьны сезонга әзерләү алдан ук башланды. Территория табигый чүп-чардан арындырылды, корпуслар, ашханә, персонал бинасы юып чистартылды. Бу күләмле эшләр белем бирү мәктәпләре, балалар бакчалары хезмәткәрләре, сәнгать мәктәбе укытучылары, техник персонал ярдәме белән башкарылды. Форсаттан файдаланып, өмәдә катнашкан һәр кешегә рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә. 
Лагерь быел 13 июньнән ачылыр, дип көтелә. “Сәләт” дип аталучы беренче смена 21 көн дәвам итәчәк. Анда 60 бала ял итәчәк. Әти-әниләр юлламаның 15 процентын күтәрә. Икенче смена бер атналык кына булса да, балаларны бик кызыклы программа көтә. Ир балалар үз итә торган робототехника, авиа-автомодельләштерү юнәлешләре буенча мастер-класслар, спорт-туризм ярышлары, лагерь турында фильм төшерү һ.б бик күп төрле чаралар балалар күңеленә хуш килер, дигән өметтә калабыз. Шунысын да әйтергә кирәк: бу сменада малайлар гына ял итәчәк һәм алар белән Яр Чаллы шәһәрендә эшләүче өстәмә белем бирү педагоглары шөгыльләнәчәк. 
– Физкультура һәм спорт юнәлешендәге смена быел да булачакмы? 
– Әйе, спортчылар өченче сменага җыелачак. Биредә аларны уен һәм спорт мәйданчыклары, барлык таләпләргә туры китереп ясалган заманча футбол кыры һәм иң мөһиме – алар белән эшләүче, уеннар оештыручы әйдаманнар көтә. 18 көнлек сменага 80 баланы көтеп калабыз. 
– Җәйге каникулларны “хезмәт чиреге” дияргә яратабыз. Әзме-күпме акча эшләргә теләүче балаларга нинди мөмкинлек тудырыла? 
– Әйе, лагерьларда ял итеп алганнан соң, яисә сменага кадәр балаларга, эшкә урнашып, кирәк-яракка тотарлык акча эшләү мөмкинлеге дә бар. Хезмәт һәм мәшгульлек үзәге аша быел 220 бала эшкә урнаша алачак. Турыдан-туры оешма-предприятиеләргә урнашып, гаилә бюджетын тулыландырырга теләүчеләр дә бар, билгеле. Ләкин җәйге каникуллар ял белән үтәме, хезмәт беләнме – хәвеф-хәтәр ерак йөрсен, балаларыбыз исән-имин булсын. Витаминга бай ризыклар ашап, кояшта кызынып, су коенып, көч һәм энергия туплап, алдагы уку елында исән-сау очрашырга язсын! 

Әңгәмәдәш – Әлфинур Ногманова. 
Фото – Наилә Сәлахованың гаилә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев