6 июнь 2019 яңалыклары
-
Бу көнне тарихта
1799 елны урыс шагыйре, язучы Александр Пушкин туган,
-
Сәламәтлекне кайгыртып
40 яшьтән соң ел саен тикшеренү узарга киңәш ителә.
-
Мөслим районының "Үлемсез полкы". Әсхадулла Абдуллин
Абдуллин Әсхадулла Абдулла улы 1923 елда Баланлы авылында туа. 1942 елда, үзе теләп, фронтка китә.
-
Лэнд-арт фестиваленең ябылу тантанасы була
8 июнь көнне 19.00 сәгатьтә “Кояшлы Ык” ял зонасы амфитеатрында халыкара лэнд-арт фестиваленең ябылу тантанасы була.
-
7 июнь көненә һава торышы
Урыны белән кыска вакытлы яңгыр.
-
Чәчүлекләрнең хәлен белделәр
Язгы кыр эшләре буенча җиңүчеләр район Сабантуенда игълан ителәчәк.
-
Әбунәчеләр игътибарына!
Матбугат үзәгеннән килеп алу шарты белән, язылу бәясе – 426 сум.
-
Июнь аена бакчачылар белергә тиешле киңәшләр
Барыбыз да елның иң ямьле, иң хозур мизгелен - җәйне өзелеп көтәбез. Чынлап та, җәйге кояш нурлары астында рәхәтләнеп су кереп тә, кызынып та, ял итеп тә була. Ләкин бакчасы, хуҗалыгы булганнар өчен җәй тырыш хезмәт вакыты да. Борынгылар юкка гына: "Июнь җитте - эшнең чиге-чамасы юк" яки "июнь килде...
-
Укучыларыбыз яза. Дин – телебезне саклаучы
Элек-электән бабаларыбыз, нәсел таралмасын, авыл юкка чыкмасын дип, кызларын да чит авылга кияүгә бирмәгән. Ә хәзер ничек? Шуның өчен башларын салганмы бабаларыбыз?! Аларны ничек искә алабыз, басып, бер минут тынлык игълан итәбез дә, ясалма чәчәкләр күтәреп, каберлекләренә юнәләбез.
-
Уку алдынгылары парадында. ФОТОРЕПОРТАЖ
2018-2019 уку елын гел “5”ле билгеләренә генә тәмамлаган укучыларның район парадында район башлыгы Рамил Муллин, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рафаэль Демидов, иҗтимагый совет рәисе Рушат Солтанов, бакчаларның чыгарылыш төркеме балалары, укучыларның, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләре, Мөслим халкы катнашты.
-
Семык бәйрәме гөрләде. ФОТОРЕПОРТАЖ
Семык – мари халкының төп бәйрәме. Борынгы заманнарда аны Пасхадан соң 7 атна үткәч уздырганнар. Ул, Троица атнасының чәршәмбе көнендә башланып, якшәмбесендә тәмамланган. Мари халкының республикакүләм Семык бәйрәме быел районыбызның Мари Бүләр авылында узды. Республика күләмендә егерме дүртенче тапкыр узучы бәйрәмгә Татарстаннан һәм күрше төбәкләрдән бик күп кунаклар, иҗат коллективлары килде.
-
Балаң кайда ял итәчәк?
Наилә Сәлахова белән быелгы җәйге ял лагерьлары хакында әңгәмә кордык.
-
Ут бетә торган авыллар исемлеге
Линиядә ремонт эшләре үткәрелү сәбәпле ут булмый.