Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Эшмәкәрләр очрашуы

Район эшмәкәрләре ТР Эшмәкәрләр ярдәм фонды, ТР кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясе вәкилләре, салым органнары, Россия социаль фонды хезмәткәрләре белән очраштылар.

«Мизгел» яшьләр үзәгендә район эшмәкәрләре, ТР Эшмәкәрләр ярдәм фонды, ТР кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясе вәкилләре, салым органнары хезмәткәрләре, шулай ук банк вәкилләре белән чираттагы эшлекле кооперация очрашуы узды.

Чарада эшмәкәрләргә ярдәм итүнең актуаль чаралары һәм 2023-2024 елларга эшмәкәрлек эшчәнлеген гамәлгә ашыру барышында килеп туган проблемалар һәм районда бу төр эшчәнлекне үстерү буенча бурычлар турында фикер алыштылар.

Эшмәкәрләргә кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына федераль һәм региональ ярдәм чаралары, чит ил базарына чыгу мөмкинлекләре, маркетплейсларда һәм биржа мәйданчыкларында эшләү юлы белән үз бизнесларын киңәйтү турында җентекләп сөйләделәр. Очрашу барышында салым инспекциясе һәм Россия Социаль фонды белгечләре чыгышлары да тыңланды.

Чара ахырында кунаклар эшмәкәрләрнең сорауларына җавап бирделәр һәм нәтиҗәләр ясалды.

Фото - администрациянең матбугат үзәге архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев