Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Демографик хәл уйландыра

Үрәзмәт авыл җирлегендә җыен үтте. Җирлек башлыклары, гадәттәгечә, авыл халкы, район җитәкчелеге алдында 2022 елдагы эшчәнлекләре буенча хисап тотты.

Үрәзмәт авыл җирлеге соңгы елларда зур үзгәрешләр кичерә. Яңарыш җирлектә “Август-Мөслим” агрофирмасы эшли башлау белән бәйле. Үрәзмәттә мегаферманың икенче чираты сафка басты, ике авылга асфальт юл салынды. Җирлекнең эш яшендәге 22 кешесе шушы агрофирмада хезмәт куя. “Эшлим” дигән кешегә әле дә мегафермада эш урыннары тәкъдим итәләр. 
Илгиз Зиннуров һәм Илгизәр Газетдинов кошчылык белән шөгыльләнә, Илсур Камалов үз эшен алып бара. Мал асраучы 54 хуҗалыкта 143 савым сыеры, 72 яшь терлек исәпләнә. Күпләп мал тотучы 22 хуҗалык бар. Әмма узган ел “Кече ферма” программасы буенча субсидия алучы булмаган.
Җирлеккә дүрт авыл карый. Бу җирлектә дә авылларның авырткан урыны – демографик хәл. 135 хуҗалыкта 314 кеше исәптә тора. Чынлыкта аларда 292 кеше яши. Узган ел бер бала туган, сигез кеше бакыйлыкка күчкән. Мәктәпкәчә яшьтәге – 6, мәктәп яшендәге 19 бала бар. Дүрт авылга 1 башлангыч мәктәп, 1 балалар бакчасы эшли. 5-11 сыйныфларда укучы балаларны Тат. Бүләр урта мәктәбенә автобус йөртә.
Халыкны су белән тәэмин итү иң әһәмиятле мәсьәлә булып кала. Җирлекнең өч авылы үзәкләштерелгән су системасыннан файдалана. Үрәзмәт һәм Сикия авылларында башнясыз система эшли. Бүләк авылында, торбалар тузу сәбәпле, су белән тәэин итүдә өзеклекләр булып тора.
Сәламәтлек саклау өлкәсендә өч фельдшер хезмәт куя. Фельдшерлар вазыйфаларын намус белән башкара. Почта бүлекчәсе җитәкчесе Рүзилә Шәмсиева җитәкчелегендә өч хезмәткәр эшли. Үрәзмәт-Чишмә авылы халкы өчен почта бердәнбер дәүләт хезмәте күрсәтү оешмасы булып тора.
Җирлектә ике мәдәният йорты, бер китапханә, бер мәчет эшли. Җирлек башлыгы Әлфир Закирҗанов зиратларны тәртиптә тотуда эшне башлап йөрүче авыл агайларына рәхмәтле. Шундыйларның берсе – Илназ Карамов җитәкчелегендә узган ел Бүләк авылында зират йорты төзүгә ирешкәннәр. 
2022 елда 400 мең сум үзара салым җыелып, аны янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә, юлларны чистарту һәм ремонтлауга, койма тотуга, су системасын ремонтлауга, урам утларын карап торуга, карт агачларны кисүгә тотканнар. Быел 410 мең сум җыярга планлаштыралар. Авыл җирлеге башлыгы Бүләк авылына 300 ел тулуны районкүләм чара итеп үткәрүдә ярдәм сорады.
Мәктәп укучылары белән башкарылган эшләр турында Гүзәлия Шәйгарданова чыгыш ясады. Белем бирү белән беррәттән, башлангыч сыйныф укучыларының физик һәм рухи сәламәтлеген үстерү өчен коллектив зур көч куя.
Халыкны авыл эчендәге караучысыз калган, чүп баскан урыннарның күп булуы борчый. Мәсьәләне агачлар утырту, участокларны киртәләү, өмә белән чистарту кебек эшләр аша хәл итеп була. Су башнялары күчерелеп, быел авыл халкы, ниһаять, чиста су эчә башлар, дигән өмет бар.

Гөлназ Җәлилова

Гөлназ Җәлилова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев