Бу көннәрдә авыл җирлекләрендә халык җыеннары дәвам итә
Мондый очрашулар оешма-предприятие коллективларында да башланып китте
Бүген район башлыгы Альберт Хуҗин һәм җаваплы бүлек җитәкчеләре “Агромастер” җитештерү компаниясе коллективы белән очрашты. Район башлыгы коллективны республикада һәм районда узган мөһим чаралар, ирешелгән уңышлар һәм башкарылган эшләр белән таныштырды. Агымдагы елда районда барачак төзекләндерү эшләре хакында сөйләде.А. Хуҗин “Агромастер” җитештерү компаниясе генераль директоры Илгиз Исламовка һәм коллективка махсус хәрби операциягә күрсәткән ярдәмнәре, районның үсешенә керткән өлешләре өчен тирән рәхмәтен җиткерде.Илгиз Исламов үз чыгышында алга таба да алга куелган бурычларны үтәп, матур хезмәт нәтиҗәләренә ирешүдә компания коллективына уңышлар теләде. Район җитәкчелегенә, җаваплы бүлек җитәкчеләренә рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Фәридә Гайнетдинова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев